logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
Бакалинская межпоселенческая
централизованная библиотечная система
header img

Новинки на татарском языке

Галләмова Г. «Кайту»

Үткәннәргә кире кайту юк диләр. Гомер кичү җаныңа күкләрдә чорналган язмышыңны җирдә, кайта-кайта, яңа баштан сүтү түгелме соң ул?!. Әйләнә дә әйләнеп кайта!.. Булмас димә! Кошларда да кеше язмышлары… Ә бәлки киресеңчәдер? Гап-гади кеше язмышлары гына түгел, болгавыр тарихлар да кабатлана. Булмас димә! Кирәкмәс димә! Бар да әйләнеп кайта… Әмма төп геройларның берсе булган яшь журналист Халидә, кеше үз язмышын үзе яза дигән караштан чыгып, кискенлек белән алга карап хәрәкәт итә, һәркем туган җире, үзенең һәм халкы язмышы өчен көрәшергә тиеш дип саный. Аның гамәлләре яшәеш кануннары кысаларына сыешамы, алар белән тәңгәл киләме? Хакыйкать кайда? Автор әнә шул сорауларга җавап эзли. Тугрылык — Хыянәт, Изгелек — Явызлык, Сабырлык — Кызулык, Кайгыртучанлык — Битарафлык… Роман геройлары әнә шул якты һәм караңгы мәңгелек төшенчәләр арасында бәргәләнәләр. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

 

 

Галиуллин Т. «Татар әреме»

Язучы, галим, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин яңа җыентыгында соңгы елларда иҗат ителгән чәчмә әсәрләрен, олы шәхесләребез турындагы истәлекләрен, С. Хәким, Г. Афзал, И. Юзеев, Ш. Галиев һ. б. шагыйрьләрнең иҗатлары турындагы уйлануларын, хәзерге татар әдәбиятына багышланган күзәтүләрен тәкъдим итә.