logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
Бакалинская межпоселенческая
централизованная библиотечная система
header img

Татарстанның 2023 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре

ЯНВАРЬ

1 гыйнвар
Язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мансур Хаҗи улы Вәлиевкә 75 яшь (1948)
1января – композитор Талгат Муса улы Шэхриповнын тууына 95 ел (1928- 2013)
3 гыйнвар
Шагыйрь, драматург ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Илдар Гафур улы Юзеевның тууына 90 ел (1933–2004)
3 гыйнвар
Шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимовка) 70 яшь (1953)
10 гыйнвар
Журналист, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Гомәр улы Гомәрнең (Гомәровнең) тууына 90 ел (1933– 2020)
13 гыйнвар
Драматург, шагыйрь, публицист Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам Закир улы Бурнашев)ның тууына 125 ел (1898–1942)
15 гыйнвар
Җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзал кызы Авзалованың тууына 90 ел (1933–2017)
16 гыйнвар
Балалар язучысы, шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның тууына 90 ел (1933–2002)
26 гыйнвар
Балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәеваның тууына 110 ел
(1913–1986)
29 гыйнвар
Актёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәрим Ибраһим улы Гыйльмановның тууына 110 ел (1913–1964)
гыйнвар
Казанда татар телендә сатира һәм юмор журналы «Чаян»ның беренче саны чыгуга 100 ел (1923)

ФЕВРАЛЬ
3 февраль
Җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Галина Александровна Казанцевага 70 яшь (1953)
12 февраль
Язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның тууына 75 ел (1948–2020)
13 февраль
Бөек рус җырчысы, Россиянең халык артисты Фёдор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел (1873–1938)
13 февраль
Шагыйрь, педагог Фәрит Таҗетдин улы Ибраһимовның тууына 130 ел (1893–1943)
14 февраль
Язучы Гайса Госман улы Гатауллинның тууына 75 ел (1948–2007)
15 февраль
Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, ТАССРның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хуҗи (Хуҗиәхмәт) Шаһиәхмәт улы Мәхмүтовның тууына 90 ел (1933–2021)
15 февраль
Язучы Заһид Батыр улы Фәйзинең (Фәйзуллинның) тууына 90 ел (1933–2013)
20 февраль
Шагыйрь Риза Закир улы Шәфи (Шәфиев)нең тууына 100 ел (1923–
2004)
22 февраль
Рәссам Равил Халит улы Шәрәфетдиновның тууына 75 ел (1948–1995)
25 февраль
Нашир-мөхәррир, җырчы Камил Мотыйгулла улы Мотыйгый
(Төхфәтуллин)ның тууына 140 ел (1883–1941)
26 февраль
Шагыйрә Гөлзада Әүхәди кызы Бәйрәмовага 60 яшь (1963)

МАРТ
1 март
Шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Юныс улы Юныс (Юнысов)ның тууына 80 ел
1 март
Урта махсус уку йорты – Казан хореография училищесы ачылуга 30 ел
(1993)
2 март
Балалар язучысы Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакованың тууына 125 ел
(1898–1948)
7 март
Драматург, тәрҗемәче Шаһиморат Зәйнинең (Зәйни Әхмәт улы
Шаһиморатовның) тууына 110 ел (1913–1980)
10 март
Актёр, режиссёр, ТАССРның халык артисты Хәким Йосыф улы
Сәлимҗановның тууына 120 ел (1903–1981)
11 март
Шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист,
ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Әхмәтсафа улы
Фәйзинең (Фәйзуллинның) тууына 120 ел (1903–1958)
12 март
Педагог, җәмәгать эшлеклесе, Шаһбазгәрәй Измаил (Исмәгыйль) улы
Әхмәровның тууына 170 ел (1853–1900)
12 март
Рәссам Илгиз Мәснәви улы Хановка 75 яшь (1948)
14 март
Журналист, педагог, дәүләт эшлеклесе Габдулла Төхфәтулла улы
Гыйсмәтинең (Гыйсмәтуллинның) тууына 140 ел (1883–1938)
15 март
Язучы, мәгърифәтче, мөгаллим Закир Һадиның тууына 160 ел (1863–
1933)
22 март
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гариф улы
Гариф (Гарипов)ның тууына 90 ел (1933–2006)
23 март
Рәссам Леонид Витальевич Захаровның тууына 75 ел (1948–2005)
24 март
Язучы, әдәбият галиме Мөхәммәт Вәли улы Гали (Галиев)нең тууына
130 ел (1893–1952)
25 март
Язучы, ТАССРның атказанган икътисадчысы Таһир Нәбиулла улы
Нәбиуллинның тууына 90 ел (1933 – 2009)

АПРЕЛЬ
2 апрель
75 ел элек «Алтынчәч» операсы өчен (Муса Җәлил либреттосы)
композитор Нәҗип Җиһановка СССРның Дәүләт премиясе бирелә (1948)
15 апрель
Шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәхмүт Хафиз
улы Хөсәеннең (Хөсәеновның) тууына 100 ел (1923–1993)
18 апрель
Язучы-прозаик, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, профессор,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим
Зиннәт улы Нуруллинның тууына 100 ел (1923–1995)
22 апрель
Язучы, журналист-публицист, ТАССРның атказанган мәдәният
хезмәткәре Марат Әмирхан улы Әмирхановка 90 яшь (1933)
28 апрель
Язучы Мин Гариф улы Шабай (Шабаев)ның тууына 110 ел (1913–1963)

МАЙ
10 май
Язучы Гариф Закир улы Галиевнең тууына 120 ел (1903–1985)
17 мая – якташ язучы Мансаф Тажетдин улы Гыйлэжевнын тууына 90 ел (1933 -2021)
19 май
Шагыйрь, мөгаллим Нәҗип Сибгатулла улы Думави (Тахтамышев)ның
тууына 140 ел (1883–1933)
20 май
Актёр, режиссёр, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар
Садри улы Хафизовның тууына 80 ел (1943–2020)
29 май
Революцион хәрәкәт эшлеклесе Николай Эрнестович Бауманның тууына
150 ел (1873–1905)
30 май
Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният
хезмәткәре Мөдәррис Харис улы Вәлиевнең (Салих Маннаповның) тууына
70 ел (1953–2020)
31 май
Шагыйрь, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт
Хәбибулла улы Садри (Садретдинов)ның тууына 110 ел (1913–1999)

ИЮНЬ
3 июнь
Язучы-прозаик, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният
хезмәткәре Флүс Фатих улы Латыйфи (Латыйпов)ның тууына 80 ел (1943–
2010)
15 июнь
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Мирхәйдәр
улы Дәүләтовка 70 яшь (1953)
16 июнь – якташ шагыйрь Гыйлемдар Жихандар улы Рамазановнын тууына 100 ел (1923-1993).
17 июнь
Шагыйрь һәм хикәяче Ринат Гыймазетдин улы Батталовка 75 яшь (1948)
27 июнь
Шагыйрь Фәннур Шәйхенур улы Сафинның тууына 75 ел (1948–1992)
30 июнь
Язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,
М.Горький исемендәге әдәби премия, Г.Р. Державин исемендәге Республика
премиясе лауреаты Нонна Николаевна Орешинаның тууына 90 ел (1933–
2015)
июнь
– 70 лет со дня образования Министерства культуры Республики
Татарстан (1953)

ИЮЛЬ
10 июль
Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы Зәки
Лотфулла улы Зәйнуллинның тууына 90 ел (1933–2021)
14 июль
Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният
хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Марс Садри улы Шабаевның тууына 90 ел (1933–2008)
14 июль
30 ел элек Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан
Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителә (1993). Композитор Рөстәм Яхин
музыкасы. Гимн тексты Р.Байтимеровның «Туган ягым» шигыренә
нигезләнгән (шагыйрь Г.Рәхимнең әдәби эшкәртүендә); татар телендәге 8
юлдан һәм рус телендәге 8 юлдан тора; рус теленә Ф.Пираев тәрҗемә иткән
15 июль
Язучы Сөббух Һади улы Рәфыйковның тууына 110 ел (1913–1971)
27 июль
Опера җырчысы, педагог, Татарстан Республикасының халык артисты,
Россия Федерациясенең атказанган артисты Клара Әкрам кызы
Хәйретдиновага 75 яшь (1948)
28 июля – якташ язучы Экрэм Мохаррэм улы Вэлинен тууына 115 ел (1908-1963)
29 июль
Шагыйрә Фәридә Атилла кызы Рәсүлеваның тууына 75 ел (1948–2022)

АВГУСТ
1 август
Җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, ТАССРның атказанган
мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы
Ринат Зиннур улы Закировка 75 яшь (1948)
1 август
Татарстан Республикасының халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.-Х.Андерсен
исемендәге Халыкара Почётлы диплом иясе, Татарстанның Г.Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның
тууына 75 ел (1948–2020)
4 август
Шагыйрь, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан
Республикасының халык шагыйре, Татарстанның М.Җәлил исемендәге
Республика, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Равил
Габдрахман улы Фәйзуллинга 80 яшь (1943)
14 август
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Миңнегали кызы
Батыр-Болгари (Батыркаева)га 70 яшь (1953)
15 август
Җырчы, педагог, ТАССРның халык артисты Асия Сафиулла кызы
Измайлованың тууына 120 ел (1903–1993)
23 август
Язучы, тәрҗемәче, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният
хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе
лауреаты Ләбибә Фәез кызы Ихсанованың тууына 100 ел (1923–2010)

СЕНТЯБРЬ
16 сентябрь
Композитор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил
Алексеевич Юдинның тууына 130 ел (1893–1948)
19 сентябрь
Әдәби тәрҗемәче, язучы Гөлсем (Өммегөлсем) Даут кызы
Мөхәммәдованың тууына 120 ел (1903–1988)
19 сентябрь
Композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Луиза Әхмәтҗан кызы Хәйретдиновага 75 яшь (1948)
23 сентябрь
Җырчы, режиссёр, профессор, ТАССРның, РСФСРның халык артисты,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нияз Курамша
улы Даутовның тууына 110 ел (1913–1986)
30 сентября – якташ язучы Эхнэф Арслан улы Бэйрэмовнын тууына 100 ел (1923 -2010)

ОКТЯБРЬ
5 октябрь
Шагыйрә Зәйнәп Хуҗихан кызы Бәшированың тууына 120 ел (1903–1984)
13 октябрь
Рәссам, график Андрей Михайлович Кузнецовка 60 яшь (1963)
13 октябрь
Шагыйрь Хәбиб Шәрифулла улы Исхакый (Исхаков)ның тууына 140 ел
(1883–1913)
13 октябрь
Рәссам, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан
Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Мөхетдин улы
Минһаҗевка 70 яшь (1953)
20 октябрь
ТАССРның атказанган артисты Асия Әхмәтша кызы Харисова
(Разаутдинова)ның тууына 100 ел (1923–2011)
27 октябрь
Татар хатын-кызларының «Сөембикә» журналы чыга башлауга 110 ел.
Ул Казанда 1913 елдан 1918 елның 8 гыйнварына кадәр басыла. 1926 елның
августыннан башлап «Азат хатын» исеме белән нәшер ителә. 1941–1957
елларда басылмый, 1958 дә яңадан чыга. 1991 елдан исеме «Сөембикә» итеп
үзгәртелә
28 октябрь
Шагыйрә, педагог Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина (Талипова)га 80
яшь (1943)

НОЯБРЬ
1 ноябрь
Драматург, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Риза Фәхретдин улы Ишморат (Ишморатов)ның тууына 120 ел (1903–1995)
6 ноябрь
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
(элеккеге Татар дәүләт республика күчмә театры) оештырылуга 90 ел (1933)
28 ноябрь
Язучы Гадел (Гаделша) Нурмөхәммәт улы Кутуй (Кутуев)ның тууына
120 ел (1903–1945)

ДЕКАБРЬ
1 декабрь
Актриса, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Исламия
Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тууына 80 ел (1943–2019)
10 декабрь
Язучы, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган
мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевкә 75 яшь (1948)
11 декабрь
Шагыйрь Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдиновның тууына 80 ел
(1943–1993)
13 декабрь
Язучы Рәмзи Ибраһим улы Иляловның тууына 100 ел (1923–2009)
15 декабрь
Татар китабы эшлеклесе, әдип, тәрҗемәче, нашир Әхмәтгәрәй
Сибгатулла улы Хәсәнинең тууына 140 ел (1883–1934)
15 декабрь
Актриса, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Бикә Шакир кызы
Шакированың тууына 100 ел (1923–1996)
20 декабрь
Шагыйрь һәм журналист Дифгать Шәмси улы Сираевның тууына 90 ел
(1933–1985)
23 декабрь
Этнограф, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты
Рәмзия Гыйният кызы Мөхәммәдованың тууына 100 ел (1923–2020)
25 декабрь
Актриса, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Фатыйма
Хәйрулла кызы Камалова (Хәлиуллина)ның тууына 120 ел (1903–1974)
26 декабрь
Язучы, хәрби һәм сәяси эшлекле Шамил Хәйрулла улы Усмановның
тууына 125 ел (1898–1937)
2023 елда көннәре һәм айлары билгесез
юбилей даталары
Шагыйрь Кол Галинең тууына 840 ел (якынча 1183–1236/40). Аның
мәшһүр «Кыйссаи-Йосыф» поэмасы иҗат ителүгә 790 ел (1233)
Шагыйрь һәм драматург Кәрим Хөсәен улы Әмиринең (Әмиров)ның
тууына 130 ел (1893–1962)